“Ә бездә алай түгел”
Дуслык күпере” фестивалендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та чыгыш ясады. Фестиваль вакытында ул төрле шәһәрләрдә тамашачының чыгышларны ничек кабул итүен күзәтеп барган һәм үзе өчен кайбер нәтиҗәләр ясаган. Аныңча, җырчы гади халыкка якын булса, аны яхшы кабул итәләр. Һәрбер җырчы репертуарында халык җыры булырга тиеш.